Буа районында 2 меңнән артык агач утыртылды. Яшь үсентеләрне утырту “Экология” илкүләм проектының “Урманны саклыйк” акциясе кысаларында уза

2023 елның 11 сентябре, дүшәмбе

Яңа аллеялар Вольнистан авылы янында һәм Иске Тинчәлдә барлыкка килде. Биредә 1500 һәм 500 төп чыршы һәм нарат утыртылды.

Акциядә волонтерлар, укытучылар, мәктәп укучылары, балалар бакчалары хезмәткәрләре, социаль хезмәткәрләр, мәдәният, медицина хезмәткәрләре, почта элемтәсе бүлекчәләре катнашты.

Буа районы буенча барысы 3500дән артык агач утырту планлаштырыла.

“Урманны саклыйк” экологик акциясе бөтен Россия буйлап 2019 елдан бирле уза һәм “Урманнарны саклау” федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Быел ул алтынчы тапкыр үтә. Ел саен урман торгызу эшләре Россиянең 85 төбәгендә федераль проект кысаларында 1 млн гектардан артык мәйданда үткәрелә.

Акцияне РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы, шулай ук "Милли өстенлекләр"  һәм "Хәтер бакчасы" автоном комерцияле булмаган оешмалары оештыра.

Организаторами акции выступают Министерство природных ресурсов и экологии РФ, Федеральное агентство лесного хозяйства, а также АНО "Национальные приоритеты" и АНО "Сад памяти".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International