«Йортның яшь идарәчесе- яшәү өчен уңайлы мохит тудыручы» Бөтенроссия балаларның һәм яшьләрнең бәйгесе старт алды

2023 елның 12 сентябре, сишәмбе

2023 елның 6 сентябрендә «Йортның яшь идарәчесе- яшәү өчен уңайлы мохит тудыручы» Бөтенроссия балалар һәм яшьләр  бәйгесе башланды.

 Бәйгенең максаты - балаларның һәм яшьләрнең гражданлык активлыгын үстерү, шулай ук аларның Россия Федерациясе муниципаль берәмлекләрендә яшәү өчен уңайл һәм имин мохит формалаштыруда катнашу мөмкинлеген булдыру.

Бәйгедә өч яшь категориясендә балалар һәм яшь гражданнар катнаша ала:

- 10-13 яшь - «Домовёнок» категориясе;

- 14-17 яшь - «Йортның яшь идарәчесе» категориясе;

- 18-25 яшь - «Шәһәр хуҗалыгы белән идарә итү өлкәсендә яшь белгеч» категориясе.

Бәйгенең читтән торып катнашу этабы 2023 елның сентябрь-ноябрендә уза, ә финал этабы 2023 елның декабрендә Мәскәү шәһәрендә узачак.

Бәйге турында җентекле мәгълүмат белән https://konkurs-upravdom.ru рәсми сайтында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International