Татарстан Республикасы территориясендә 2023 елның 13 сентябренә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килүнең көндәлек фаразы

2023 елның 12 сентябре, сишәмбе

2023 елның 13 сентябрендә төнлә һәм иртән  Татарстан Республикасы һәм Казанда урыны белән томан көтелә.

Казан буенча:

Аязучан болытлы һава.

Җитди явым-төшемсез.

Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан.

Җил төньяк-көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан 4-9 м/с тизлектә.

Төнлә минималь температура  +9...+ 11˚, түбән урыннарда  +6.. +8˚.

Көндез һаваның максималь температурасы  +19.. +21˚.

 

Идел буе һәм Көнбатыш Кама алды буенча  (Кайбыч, Югары Ослан, Апас, Кама-Устин, Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Зеленодольск, Биектау, Лаеш, Питрәч, Әтнә, Арча, Балтач, Саба, Теләче, Балык Бистәсе, Кукмара, Мамадыш муниципаль районнары):

Аязучан болытлы һава.

Урыны белән бераз яңгыр.

Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан.

Җил төньяк-көнчыгыштан, көндез 4-9 м/с көньяк-көнчыгыштан, урыны белән

13 м/с кадәр.

Төнлә минималь температура + 6.. +11˚.

Көндез һаваның максималь температурасы +18... +21˚.

12.09.2023 елга Татарстан Республикасы территориясендә урманнардан янгын куркынычының 3 - 5 класслары күзәтелә.

13.09.2023 елга Урман хуҗалыгы федераль агентлыгының һәм «Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» федераль дәүләт бюджет учреждениесенең дистанцион мониторингы мәгълүмати системасы мәгълүматлары буенча Татарстан Республикасы территориясендә урманнарга янгын куркынычының 3 - 5 класслары фаразлана:

 

Урманнарның янгын куркынычы 1 классы: фаразланмый.

Урманнарның янгын куркынычы 2 классы: фаразланмый.

34 муниципаль берәмлектәге урманнарда янгын куркынычының  3 классы (уртача):

Әгерҗе, Азнакай, Әлки, Аксубай, Актаныш, Әлмәт, Апас, Баулы, Бөгелмә, Буа, Югары Ослан, Биектау, Чүпрәле, Алабуга, Зәй, Зеленодольск, Кайбыч, Кама Тамагы, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Сарман, Тукай, Чирмешән, Ютазы муниципаль районнары һәм Чаллы шәһәр округлары.

9 муниципаль берәмлектә урманнарның 4 класс (югары) янгын куркынычы: Алексеевск, Арча, Әтнә, Балтач, Саба, Яңа Чишмә, Түбән Кама, Теләче һәм Чистай муниципаль районнары.

2 муниципаль берәмлектә урманнарның  5 класс янгын куркынычы: Спас һәм Тәтеш муниципаль районнары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International