Махсус хәрби операция зонасына Буа районыннан чираттагы гуманитар йөк партиясе җибәрелде, аның гомуми авырлыгы - 3,5 тоннадан артык. Йөкне тәҗрибәле шоферлар озата барачак, алар районнан ярдәм партияләрен инде бишенче тапкыр илтә. Колоннаны озатырга һәм барысына да ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерергә район башлыгы Ранис Камартдинов килде.
Бөтен район ярдәме белән күп әйберләр җыелды! УАЗ һәм кирәкле әйберләр төялгән машина китте. Бу партиягә сугышчылар очрашуларда сораган принтерлар, маскировка челтәрләре, һәрберсенә – маскхалатлар сыйды», - дип билгеләп үтте Ранис Камартдинов.
Шулай ук райондашларга сезонлы яшелчәләр, компрессор һәм дизель-генератор тапшырылачак. Исегезгә төшерәбез, элегрәк Буа районы Лисичанск өчен 2 ярдәм йөк машинасы җыелган иде: берсе – төзелеш материаллары (15 куб.м), икенчесе-яшелчәләр белән. Эшмәкәрләр агач материаллары һәм цемент йөкләрен (10 тонна) җыярга ярдәм иткәннәр. 22 тонна яшелчә - бәрәңге, кишер, чөгендер, суган белән фураны крестьян - фермер хуҗалыклары һәм авыл җирлекләре биргән.