Ике батырлык кылган Буа снайперына медаль тапшырылды

2023 елның 13 сентябре, чәршәмбе

Иван Миловацкий, шикәр заводында смена  башлыгы булып эшли, махсус хәрби операциядә снайпер булып хезмәт итә.

Ул узган ел мобилизацияләнгән иде. Аны алгы сызыкка    җибәрделәр.

- Якыннарым минем алгы сызыкта булуымны  яраланып, хастаханәгә эләккәндә генә белделәр. Мин Ватан алдындагы бурычымны үтәдем, Дәүләт бүләге моңа мисал, - ди Иван Александрович.

"Батырлык өчен" медален аңа Татарстан Республикасының Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International