Буалылар йортына җылыны 18 сентябрьдән кертү планлаштырыла

2023 елның 14 сентябре, пәнҗешәмбе

Район җитәкчелеге тарафыннан яңа җылыту сезонына август ахырына әзер булу бурычы куелды.

 

Рәсми рәвештә җылыту чоры биш көн рәттән тышкы һаваның уртача тәүлеклек температурасы сигез градустан түбәнрәк булса, башланырга тиеш. Кирәк булганда социаль өлкә учреждениеләренә, беренче чиратта хастаханәләргә, стационар, бала тудыру йортларына, балалар бакчаларына, аларның  гаризалары буенча мәктәпләргә вакытыннан алда җылылык бирү мөмкин.

 

Күп фатирлы йортларнгы җылылыкны 18 сентябрьдә үк җибәрәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International