«Бергә хезмәт итүчеләрне ташламады, алдан барды»: Буада махсус хәрби операциядә катнашучы ирекле хәрби белән хушлаштылар

2023 елның 15 сентябре, җомга

Буа районы Карлы авылында махсус хәрби операция зонасында бурычларын үтәгәндә һәлак булган Илһам Ибраһимов белән хушлаштылар. Сугышчыны соңгы юлга озатырга бөтен авыл халкы җыелган, батыр сугышчыны хөрмәтләргә район башлыгы Ранис Камартдинов, Буа һәм Чүпрәле районнарының хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин килгән иде.  

Аның сугышчан иптәшләре исеменнән рядовой контракт хезмәте гвардиясе вәкиле чыгыш ясады.

 «Тәҗрибәле сугышчы, Илһам үз теләге белән махсус хәрби операция зонасына китте, Ватаныбызның мәнфәгатьләрен яклауга омтылды. Илһам Убайдуллай улының туганнарының һәм якыннарының кайгысын чын күңелдән уртаклашабыз. Безнең арабыздан Сугышчы, Саклаучы һәм көчле Ир-ат китте. Аның истәлеге безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр», - дип мөрәҗәгать итте  район башлыгы Ранис Камартдинов.  

Илһам Ибраһимов Чечен республикасы территориясендә  армия хезмәтен узды. Иреклеләрне җыя  башлау белән, үзенең беренче контрактын имзалады. Беренче контракт срогы тәмамлангач,  авыл Карлыга кайта, әмма озак вакыт өендә тормаган - махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүгә контрактны озынайткан. Рядовой контракт хезмәте гвардиясе вәкиле, сугышчан иптәше хушлашканда аның  турында сөйләде.

-Мин яраландым, һәм соңгы  вакытларда без бергә хезмәт итмәдек. Ләкин мин аның барлык сугышчан иптәшләре исеменнән, Илһам үзен кызганмады, хезмәттәшләрен авыр моментларда ташламады, дип әйтә алам, - дип уртаклашты Илһамның хезмәттәше. 

Илһам Ибраһимовны мәрхүмнең әнисе яши торган Карлы авылында җирләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International