2024 елның 22 гыйнварында Татарстан территориясендә урыны белән һава температурасы -25˚ка кадәр түбәнәю көтелә

2024 елның 21 гыйнвары, якшәмбе

2024 елның 22 гыйнварында төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һава температурасының -25˚какадәр түбәнәюе көтелә; төнлә кайбер районнарда кар, күз күреме 1-2 км га начарлана, буран, көчле җил 15-16 м/с.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе түбәндәгеләрне тәкъдим итә:

 Туңу һәм өшү булмасын өчен, урамга чыкмаска, урамда озак йөрмәскә һәм ерак сәфәрләрдән тыелырга.

Өшү куркынычының төп факторлары: тыгыз һәм дымлы кием һәм аяк киеме, кан тамырлары белән проблемалар, исерткеч эчемлекләр эчү, шулай ук талчыгу. Туңмас өчен күпкатлы итеп киенегез, йон оеклар киегез, җылы бияләйләрсез, баш киемсез урамга чыкмагыз, даими актив хәрәкәтләнегез.

Көчле салкында ерак сәфәрләргә чыкмау яхшырак. Ерак араларга йөрүче машина йөртүчеләргә дә үз иминлеген истә тотарга кирәк - сезон буенча киенергә, җылы киемнәр һәм аяк киемнәре турында онытмаска, кайнар чәй, мөмкин булган кадәр ягулык запасы булдырырга.

Автомобильдә начар күрү шартларында узып китүләрдән баш тартырга кирәк.

Кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шул рәвешле, сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтүче сигнал бирелә.

Өшү вакытында беренче ярдәм:

Әгәр бик нык туңсагыз җылы бинада бер-ике сәгать утырыгыз, ашагыз. Әгәр өшегәнсез икән - кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез.

- Юешләнгән киемнәрне салдырыгыз һәм аны җылы  одеялга төрегез. Зыян күргән гәүдә өлешләренә тимәгез!

-Кипшендерегез һәм төрегез. Тән тиресе аллану белән өшегән урынны чиста тукыма белән каплагыз.

- Исерткеч эчемлектән кала, теләсә нинди җылы эчемлек  эчерегез. Бу тәннең нормаль температурасын торгызырга һәм кан циркуляциясен яхшыртырга ярдәм итәчәк.

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен исегездә тотыгыз һәм үтәгез:

  • спиртлы эчемлекләр кулланмагыз, беркайчан да урын-җирендә тартмагыз!

- балаларны күзәтүсез калдырмагыз, аларны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтегез;

Электр үткәргечтән беркайчан да файдаланмагыз, электр челтәрен артык йөкләмәгез, электр җылыткычларын кулланганда саклык белән эш итегез;

Электр һәм газ приборларын күзәтүсез калдырмагыз.

Көчле буран вакытында нишләргә

Бары тик аерым очракларда гына биналардан чыгыгыз. Ялгыз йөрү тыела. Гаилә әгъзаларына яки күршеләргә  кая баруыгызны һәм кайчан кайтуыгызны  хәбәр итегез. Автомобильдә бары тик зур юллар һәм шоссе буйлап кына хәрәкәт итәргә мөмкин. Машинадан чыкканда күз күреме чикләреннән китмәгез. Юлда туктап, тревога сигналын өзек-өзек гудоклар белән бирегез, капотны күтәрегез яки антеннага ачык тукыма элегез, автомобильдә ярдәм көтегез. Әгәр дә сез, җәяү торак пункттан тыш хәрәкәт итеп, беренче туры килгән йортка керсәгез, урыныгызны ачыклагыз һәм, мөмкин булганча, буран беткәнне көтегез. Үзегезгә таныш булмаган кешеләр белән элемтәдә сак булыгыз, чөнки стихияле бәла-казалар вакытында автомобильләрдән, фатирлардан һәм хезмәт бүлмәләреннән урлаулар саны кискен арта.

Авария комплекты

Авария комплектында кәрәзле телефонга һәм запас аккумуляторга зарядка җайланмасы, җылы кием-салым һәм одеял, лобовый пыяладан кар һәм бозны алып ташлау щеткасы, кирәк була калса тәгәрмәчләрне кардан арындыру өчен кечкенә көрәк; кул фонаре һәм батарея комплекты, аптечка, азык-төлек һәм эчемлек, балта һәм җыелма пычкы, «коры ягулык» упаковкасы, зажигалка, мини-мич һәм котелок булырга тиеш.

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны карамыйча калдырмагыз.

2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шиферның һәм башка материалларның төшүе мөмкин. Бу  җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга карый.

3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.

4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар белән янәшә җил өзгән ботаклар зур куркыныч тудыра ала торган урыннарга   автотранспорт куярга ярамый.

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч тудыра

6. Куркыныч өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук түбә элементлары һәм җилдә өзелгән декордан килеп чыгарга мөмкин. Мондый куркыныч төзелә торган яки ремонтлана торган биналар тирәсендә арта.

7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан тышка коелырга мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк.

8. Торак яки башка төр  биналардан мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

Теләсә нинди бәла-каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына - "112" номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек буе һәм шәһәр һәм мобиль телефоннардан бушлай кабул ителә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International