«Ак Барс» банкының 30 еллыгы уңаеннан, һөнәренә һәм «Ак Барс» банкының «Буа 1 нче номерлы» өстәмә офисына тугрылыклы булганы өчен, Казан төбәк корпоратив бизнес үзәгенең корпоратив клиентларга хезмәт күрсәтү буенча менеджеры Сафина Зөлфия Зөфәр кызы лаеклы бүләк иясе булды.
Зөлфия Зөфәр кызы «Ак Барс» банкында 20 елдан артык эшли. Зур эш тәҗрибәсе, үз эшен тирәнтен белү, куелган максатларга ирешүдә ныклап тырышу, гаять зур хезмәт сөючәнлеге белән коллегалары арасында да, Казан төбәк үзәге җитәкчеләре арасында да абруй казанды. Эш күп көч, җаваплылык һәм оешканлык таләп итә, әмма шуңа да карамастан, безнең Зөлфия Зөфәр кызы һәрвакыт энергияле, инициативалы! Бу турыда ул ирешкән нәтиҗәләре сөйли!
Сезне, Зөлфия Зөфәр кызы, лаеклы бүләк белән котлыйбыз! Куйган барлык максатларның да Сезне яңа җиңүләргә китерүен телибез!
