2024 елның 5 мартына Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның көндәлек оператив фаразы

2024 елның 4 марты, дүшәмбе

4 март кичендә, 5 март төнендә һәм иртәсендә  Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән күрү мөмкинлеге 500 м һәм аннан да азрак  булган томан көтелә.

 

Идел буе һәм Көнбатыш Кама алды (Кайбыч, Югары Ослан, Апас, Кама Тамагы, Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Яшел Үзән, Биектау, Лаеш, Питрәч, Әтнә, Арча, Балтач, Саба, Теләче, Балык Бистәсе, Кукмара, Мамадыш муниципаль районнары) буенча:

Аязучан болытлы. Явым-төшемсез.

Төнлә һәм иртән урыны белән томан.

Җил көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка күчү белән  5-10 м/с.

Төнлә һаваның минималь температурасы -6..-9 градус, аязганда -10..-12˚.

Көндез һаваның максималь температурасы -2..+1˚.

Юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International