Татарстанның 46 меңнән артык пенсионеры авыл хуҗалыгында эшләгән өчен югары күләмдә пенсия ала

2024 елның 5 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасында 45 624 эшләми торган авыл халкы авыл стажы өчен пенсиягә өстәмә ала. Моның өчен картлык яки инвалидлык буенча иминият пенсиясе алучы булырга, шулай ук авыл хуҗалыгында 30 елдан да ким булмаган эш стажы булырга һәм эшләмәскә кирәк.

Картлык буенча иминият пенсиясенә «авыл» өстәмәсе 2033,72 сум тәшкил итә, ягъни быел 8 134,88 сумга җиткән фиксацияләнгән түләүнең 25 проценты, ә III төркем инвалидлык буенча иминият пенсиясенә өстәмә 1016,86 сум күләмендә билгеләнә.

Әгәр пенсионер 80 яшькә җиткән яки I төркем инвалид булса, фиксацияләнгән түләү күләме икеләтә арта һәм 16269,76 сум тәшкил итә. Шул ук вакытта өстәмә закон белән билгеләнгән фиксацияләнгән түләүдән исәпләнә һәм шулай ук 2033,72 сум тәшкил итә.

Өстәвенә, шәһәрдә хезмәт стажын эшләгән ә аннары авылга күченгән кешеләргә өстәмә бирелми. Әгәр дә кеше гомер буе авыл җирлегендә хезмәт иткән булса, ә соңыннан гына шәһәргә күченгән булса, авыл җирлегенә кире күченгәндә аның өчен ташлама хокукы саклана.

"Өстәмә страховка пенсиясен билгеләгәндә үк тиешле вазифаларда кирәкле стаж эшләгән эшләмәүче авыл пенсионерларына билгеләнә. Авыл пенсионерларының игътибарын җәлеп итеп шуны әйтәбез: эштән азат ителгәннән соң өстәмә түләү гариза бирү тәртибендә генә билгеләнә ала», — дип аңлатты Татарстан Республикасы буенча социаль фонд  идарәчесе Эдуард Вафин.

"Авыл" стажына Россия территориясендәге авыл хуҗалыгы оешмаларында, шулай ук, 1992 елның 1 гыйнварына кадәр элеккеге СССРның союз республикалары территориясендә, үсемлекчелек, терлекчелек яки балыкчылыкта мәшгульлек шартларында һөнәрләр һәм вазифаларда эш кертелә.

Һөнәрләр белән РФ Хөкүмәтенең 29.11.2018 елның  1440 номерлы карары белән расланган исемлектә танышырга мөмкин. Бу исемлектә 500дән артык һөнәр: агрономнар, механизаторлар, колхоз әгъзалары һ.б. гади хезмәткәрләрдән тыш, исемлеккә җитәкчеләр: совхоз директорлары, колхоз рәисләре, мөдирләр һәм мастерлар кертелгән.

Өстәмә мәгълүматны ФР белән Бердәм контакт-үзәк телефон номеры буенча алырга мөмкин: 8 800 1-00000-1 (бушлай шалтырату).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International