Начар метеорологик күренешләр фаразланмый.
Казан буенча:
Болытлы, төнлә аязучан
Төнлә явым-төшемсез.
Көндез бераз кар.
Көньяк-көнбатыш җиле 5-10 м/с, көндез урыны белән 13 м/с кадәр.
Төнлә һаваның минималь температурасы -6..-8 градус, аязганда -11градуска кадәр.
Көндез һаваның максималь температурасы -2..-4˚.
Юлларда бозлавык.
Идел буе һәм Көнбатыш Кама алды (Кайбыч, Югары Ослан, Апас, Кама Тамагы, Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Яшел Үзән, Биектау, Лаеш, Питрәч, Әтнә, Арча, Балтач, Саба, Теләче, Балык Бистәсе, Кукмара, Мамадыш муниципаль районнары) буенча:
Болытлы, төнлә аязучан. Төнлә урыны белән бераз кар.
Көндез бераз, урыны белән уртача кар, аерым районнарда буран.
Көньяк-көнбатыш җиле 5-10 м/с, көндез урыны белән 13 м/с кадәр.
Төнлә һаваның минималь температурасы -6..-11 градус.
Көндез һаваның максималь температурасы -2..-5˚.
Юлларда бозлавык.