Ранис Камартдинов хатын-кызларны Халыкара хатын-кызлар көне белән котлый

2024 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

Кадерле хатын-кызлар! Сезне 8 Март -  Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән котлыйм!

Бу язгы бәйрәм игелек һәм мәхәббәт, җылылык һәм наз белән  килә. Кешелекнең  гүзәл затына тормыштагы иң кадерле нәрсәләр бәйле.  Нәкъ менә сез безгә өйдәге уңайлылыкны, ныклы гаиләне, туган нигез җылысын бүләк итәсез, алар безне бәла-казалардан саклый, көч һәм ышаныч бирә.

8 Март- аңлый белүегез һәм ярдәмегез, зирәклегегез һәм туган Буа районында кабатланмас уңайлылык тудыру осталыгыгыз өчен рәхмәт белдерүгә тагын бер сәбәп. Сезнең һәрберегез район үсешенә, халыкның иминлегенә һәм яшь буынны тәрбияләүгә бәяләп бетергесез өлеш кертә. Сез барлык тармакларда да хезмәт куясыз, безнең өчен тырышлык һәм гармония үрнәге булып торасыз.  Сез махсус хәрби зонада  бурычларын үтәүче сугышчылар турында да һәрвакыт кайгыртасыз. Сезнең пирогларыгыз, чәйләрегез,   нечкә кулларыгыз белән ясалган  окоп шәмнәре,  догалар белән бәйләнгән җылы оекбашлар  һәм бияләйләр, маскировка челтәрләре, тегелгән носилкалар  бер генә сугышчыга да ярдәм итмичә калмады.

Матурлык һәм игелек, өйдәге уңайлыклар һәм эшләребездәге тәртип өчен рәхмәт. Яңа килгән яз тормышыгызга яктылык һәм шатлык,  матур вакыйгалар һәм истәлекле очрашулар  алып килсен!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International