Ранис Камартдинов ремонт эшләренең барышын тикшерде

2024 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

Берничә ел элек авыл клублары барлык халыкны җыю урыны булган. Мондый урыннарны  Буа районында яңадан торгызалар. Алших авылында клубны капиталь ремонтлау дәвам итә.

«Бу киң, капиталь объект, ул тиздән «җанланачак» һәм авыл халкының яраткан ял итү һәм җыелу урыны булачак,» дип билгеләп үтте үз битендә район башлыгы Ранис Камартдинов һәм фотосурәтләр белән уртаклашты. Атналык сәфәр кысаларында ул эш барышы белән танышты һәм биналарның  кызыклы дизайнын сайларга, керү зонасын үзгәртергә кушты.

Объектта җылыту системасы алыштырылган инде,  хәзер  аз санда булмаган тәрәзәләрне алыштыруга керештеләр. Барлык ремонт эшләрен җәй ахырына тәмамлау планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International