Роспотребнадзор кулланучыга төзелеш материаллары сатып алганда нәрсәне исәпкә алырга кирәклеген искәртә

2024 елның 9 марты, шимбә

Төзелеш сезоны алдыннан Роспотребнадзор кулланучыларга төзелеш материаллары сатып алганда исәпкә алырга кирәк булган кайбер үзенчәлекләрне  искә төшерә.

Төзелеш материалларын сатып алганда, товар белән игътибар белән танышыгыз. Сатучы кулланучыга товар турында тулы мәгълүмат бирергә тиеш. Анда әлеге товарны характерлаучы материал, бизәк, марка, тип, зурлык, сорт һәм башка төп күрсәткечләр турында мәгълүмат булырга тиеш.

Әгәр товар инде сатып алынган һәм сыйфатсыз булып чыккан икән, кулланучы шул ук маркадагы (шул ук модельдәге һәм (яки) артикулдагы) товарга алыштыруны таләп итәргә; сатып алынган бәяне тиешенчә яңадан исәпләп чыгаручы башка маркадагы яки модельдәге шул ук товарга алыштыруны таләп итәргә; бәяне тиешенчә киметүне таләп итәргә; товарның кимчелекләрен түләүсез бетерүне яки аларны төзәтү чыгымнарын каплауны таләп итәргә хокуклы; сату-алу килешүен үтәүдән баш тартып, акчаны кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы. Кимчелекләре булган товар сатучы хисабына кайтарыла.

Китереп җиткерү срогы бозылган очракта кулланучы үз сайлавы буенча түләнгән товарны башка билгеләнгән срокка тапшыруны; китерелмәгән товарны алдан түләү суммасын кайтаруны; җиткерү срогы бозылу сәбәпле китерелгән зыянны каплауны таләп итәргә хокуклы. Сатучы һәр көн өчен товарның алдан түләнгән суммасының 0,5 проценты күләмендә неустойка түли.

Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнар буенча консультацияләр өчен гражданнар түбәндәге телефоннар буенча мөрәҗәгать итә ала: Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Буа территориаль бүлеге: 8(84374)3-52-89, 3-17-04; 8(84373) 2- 52-59.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International