Ел саен 15 мартта Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көне билгеләп үтелә, 2024 елның девизы - «Кулланучылар өчен гадел һәм җаваплы ясалма интеллект».
Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көне кысаларында оештырылган чаралар Россия кулланучыларының хокукларын ясалма интеллект белән идарә ителә торган платформаларны куллану белән бәйле куркынычлардан нәтиҗәле яклауны тәэмин итүгә комплекслы якын килүне гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән.
Соңгы елларда ясалма интеллект цифрлы дөньяның аерылгысыз өлеше булып китә, кешеләрнең күпчелек тормыш өлкәләренә үтеп керә, һөнәри эшчәнлектән алып күңел ачуга кадәр, икътисадның төп өлкәләре - банкинг, ритейл, медицина һәм сәнәгать үсешенә зур йогынты ясый.
Ясалма интеллектны үстерүнең күп өстенлекләре бар, әмма шул ук вакытта аны куллану кулланучылар иминлеге өчен җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, мәсәлән, ялган мәгълүмат тарату, конфиденциальлекне бозу, алдау гамәлләре (аерым алганда, социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда аккаунтларны вату, видео һәм тавыш хәбәрләрен куллану, видео һәм аудиоязмаларны аккаунт хуҗасы исеменнән булдыру өчен).
Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне чаралары гражданнарны мәгълүматлаштыру һәм консультация бирү, кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарның актуаль аспектларын аңлату, халыкның төрле төркемнәре арасында кулланучыларга практик ярдәм күрсәтү белән бәйле традицион эш формаларын күздә тота.
Гражданнар, кызыксындырган мәсьәләләр буенча, 2024 елның 11-22 мартында «кайнар линия» кысаларында сәүдә һәм хезмәт күрсәтүнең төрле өлкәләрендә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр ала ала.
- Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Буа территориаль бүлегендә: Буа шәһәре , Ефремов урамы, 135 йорт; тел. 8(84374)3-52-89, 3-17-04; Тәтеш шәһәре, Свердлов урамы, 43 йорт, тел. 8(84373) 2-52-59;
- «Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗның Яшел Үзән филиалы консультация пунктында Буа шәһәре , Ефремов ур., 135 йорт; тел. 8 (84374) 3-26-76.