«2023-2025 елларга балалар һәм яшьләр арасында тискәре социаль күренешләрне профилактикалау буенча чаралар комплексын раслау турында» Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2023 елның 24 июнендәге 1667-р номерлы боерыгына ярашлы рәвештә Росмолодежь ярдәме белән «Российское общество Знание» Гомумроссия иҗтимагый-дәүләт мәгърифәтчелек оешмасы тарафынан «Знание.Академия» проекты кысаларында (алга таба -проект) балалар һәм яшьләр арасында уен һәм гаджет бәйлелеген профилактикалау буенча онлайн-курс эшләнгән (алга таба онлайн – курс). Онлайн-курс кысаларында күтәрелгән проблемалар хәзерге вакытта балалар һәм яшьләр өчен иң актуаль проблемаларның берсе булып тора. Курс яшьләр сәясәте өлкәсе белгечләре, тәрбия буенча киңәшчеләр, педагоглар, остазлар, ата-аналар һәм башка кызыксынучылар өчен билгеләнгән.
«Уен һәм гаджетка бәйлелекне профилактикалау» онлайн курсына сылтама: https://akademiya.znanierussia.ru/course/profilaktika-igrovoj-i-gadzhetovoj-zavisimosti/.