12 март төнендә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.
Казан буенча:
Болытлы.
Бераз кар.
Җил көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка 6-11 м/с күчә.
Төнлә һаваның минималь температурасы -8..-10 градус, иртәнге сәгатьләрдә -3- 5 градуска кадәр күтәрелә.
Көндез һаваның максималь температурасы -1..+1˚.
Юлларда бозлавык.
Идел буе һәм Көнбатыш Кама алды (Кайбыч, Югары Ослан, Апас, Кама Тамагы, Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Яшел Үзән, Биектау, Лаеш, Питрәч, Әтнә, Арча, Балтач, Саба, Теләче, Балык Бистәсе, Кукмара, Мамадыш муниципаль районнары) буенча:
Болытлы, төнлә аязучан.
Төнлә кар, көндез бераз кар явачак.
Җил көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка 6-11 м/с күчә.
Төнлә һаваның минималь температурасы -8..-11градус, иртәнге сәгатьләрдә -3- 5 градуска кадәр күтәрелә.
Көндез һаваның максималь температурасы -2..+1˚.
Юлларда бозлавык.
Томан вакытында:
Әгәр дә сез табигатьтә томанның куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Автомобильдә томан эчендә хәрәкәт иткәндә бер плосадан икенче полосага күчүдән, узып китүләрдән тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Шунысын да истә тотарга кирәк, томан ераклыкны «урлый», гадәти араны арттыра, тизлекне киметеп хәрәкәт итегез. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә шоферларның арыганлыгы арта, шуңа да саклык кирәк.
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен истә тотыгыз һәм үтәгез:
· алкоголь кулланмагыз, беркайчан да караватта тәмәке тартмагыз!
· балаларны күзәтүсез калдырмагыз, аларны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтегез;
· беркайчан да төзек булмаган электр чыбыкларын кулланмагыз, электр челтәрен артык йөкләмәгез, электр җылыткычларын кулланганда сак булыгыз;
· электр һәм газ приборларын караучысыз калдырмагыз.
Бәла – каза очрагында сез һәрвакыт бердәм ашыгыч хезмәтләр чакыру номерына мөрәҗәгать итә аласыз «112». Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе, шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең «ышаныч телефоны» 8 (843) 288-46-96.