Район башлыгы Ранис Камартдинов сайлау участокларының әзерлеген тикшерде

2024 елның 15 марты, җомга

Участоклар 15, 16 һәм 17 мартта эшләячәк. Сайлау комиссияләре күзәтүчеләр белән бергә гражданлык позициясен күрсәтергә һәм Россия Президентына кандидатларның берсе өчен тавыш бирергә теләгән гражданнарны кабул итәргә әзер.

Кичә сайлау участокларын район башлыгы Ранис Камартдинов тикшерде һәм сайлау участок комиссияләре әгъзалары белән  фотосурәт урнаштырды.

- Участокларда тәҗрибәле "өлкәннәр"нең "яңалар"  белән бергә эшләве сөендерә- урыннарда эш оештырылган, соңгы штрихлар кала. Һәркем илнең киләчәген сайлауда катнашырга тиеш дип саныйм! Шуңа күрә сайлау участокларында барыгызны да көтәбез, - дип язган район башлыгы социаль челтәрләрдә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International