"Бүген илебез Президентын сайлауның беренче көне башланды. Кешеләр сайлау участокларына актив килә, һәркемнең кәефе бәйрәмчә. 12:00 сәгатькә сайлаучыларның килүе 25% тан артык», - дип хәбәр итте үз каналында район башлыгы Ранис Камартдинов.

Буа районында 47 сайлау участогы эшли, шәһәрдә - 15.
Сайлау участоклары эше белән сайлауларның беренче көнендә үк ТР Дәүләт Советы депутатлары Шакир Яһудин һәм Ринат Гайзатуллин таныштылар.
Сайлауларның төп көнендә, 17 мартта, Буа районының һәр сайлау участогында үзешчән сәнгать артистлары концертлары планлаштырылган. Шулай ук һәр сайлаучыга «Бөтен гаилә белән сайлауларга!» дигән кул лентасы тапшырыла. Һәр гаилә 15-17 март көннәрендә #ВсейСемьейНаВыборы фотоконкурсында катнашып, өч автомобиль уйнатуда катнаша алачак.