Буада 104 яшьлек ветеран Рәүф Төхвәтуллин тавыш бирде

2024 елның 15 марты, җомга

Озын гомерле, Бөек Ватан сугышы ветераны Рәүф Төхвәтуллин читтә калмады. Ул үз сайлау участогына үзе килде.

Исегезгә төшерәбез, безнең ветеранга гыйнвар башында 104 яшь тулды. Әмма Рәүф Ибраһимович көн саен дөньяда булган хәлләрне күзәтә һәм бөтен йөрәге белән ил өчен җан атып яши. Шуңа күрә «Сайлауларга барыргамы?» дигән сорау да тумый анарда. Беренче көнне үк ул үзенең гражданлык позициясен белдерә һәм ил Президентына кандидат өчен тавыш бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International