Мондый мәгълүматларны Татарстан Росреестры республика территориясендә дәүләт ярдәме белән ипотека кредитлау программасының гамәлгә керүен анализлап (2020 елның маеннан) китерә.
Әйтик, бу вакыт аралыгында Татарстанда 36 170 ипотека теркәлгән, шуларның 1805е – быел. Ташламалы ипотека дәүләт программасын гамәлгә ашыруга бәйле рәвештә дәүләт теркәвенә кагылышлы гаризаларның күп өлеше төзелештә өлешләп катнашу килешүләренә туры килә – 30 158, аннан соң сатып алу-сату килешүләре – 4 207 һәм таләп итү хокукын бирү турында килешүләр – 1 764.
«Яңа төзелешләргә дәүләт ярдәме белән ипотека күчемсез милек базарында иң популяр дәүләт программаларының берсе булып тора. Ул 2020 елда эшли башлаган һәм берничә тапкыр озайтылган. Агымдагы елда ике ай – гыйнвар һәм февраль айларында безнең ведомство тарафыннан 1800дән артык ташламалы ипотека теркәлгән. Бер ел элек шундый ук вакыт аралыгында 1300гә якын шундый ипотека теркәлгән булган. Шуңа күрә үсеш 38% тирәсе тәшкил итә», - дип хәбәр итте Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова хәбәр итте.
ТР риелторлар гильдиясе вице-президенты Руслан Садреев сүзләренчә, бүген беренчел торак базарында сатып алучыларның 80% тан артыгы түбән ипотека ставкасы булган фатир сатып алу мөмкинлегеннән файдалана:
«Дәүләт ярдәме программасы гаилә һәм IT-ипотека белән бергә күчемсез милек базарында зур ихтыяҗның мөһим драйверы булып тора. Соңгы вакытта субсидияләнгән ставканы кулланган гражданнар категорияләре өчен үзгәрешләр булды, әмма балалы гаиләләр өчен ташламалы шартлар саклануы мөһим».
Элегрәк РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин милли проектларны гамәлгә ашыру һәм милли үсеш максатларына ирешү турында стратегик сессия барышында ташламалы ипотека программасы таләп ителүен һәм бу юнәлештә эшне дәвам итәргә кирәклеген хәбәр итте. Аның сүзләренчә, елына 6 процент ставкасы буенча ипотека кредитларын 800 меңгә якын ата – ана һәм бала алган, шул ук вакытта аларның яртысыннан артыгы-узган ел.
Белешмә
2022 елның декабрендә РФ Хөкүмәте «Ташламалы ипотека» программасын 2024 елның 1 июленә кадәр озайтты. Ташламалы ипотека кредитын елына 8 процентка кадәр ставка буенча яңа төзелешләрдә торак сатып алуга, шәхси йорт төзүгә яки аны төзү өчен җир участогы сатып алуга алырга мөмкин. Барлык төбәкләр өчен ташламалы ставка буенча кредитның максималь күләме 6 млн.сум. Баштагы кертем 30%.