Түбән Наратбаш авыл җирлегенең "Түбән Наратбаш Үзәк авыл мәдәният йорты" МУ объектын тикшерү кысаларында Буа районының хезмәтне саклау буенча Координация советының күчмә утырышы булды. Тикшерү барышында җитешсезлекләр ачыкланды – ремонтланучы бинаны сигнал тасмасы белән бүлеп алмаганнар.

2024 елның 22 марты, җомга

Наталия Александровна «ТР балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе-2024» конкурсының зона этабында Буа районы исеменнән чыгыш ясады һәм җиңү яулады.

Конкурсның зона этабы Апаста үтте. 8 катнашучы – Апас, Буа, Тәтеш, Кама Тамагы, Чүпрәле, Югары Ослан һәм Кайбыч районнарыннан җәмәгать тәрбиячеләре катнашты.

Безнең республика җитәкчелеге һәм шәхсән Татарстан Республикасы Президенты-Рөстәм Миңнеханов авыр тормыш хәлендә калган балаларны һәм яшьләрне тәрбияләүгә зур игътибар бирә.

Конкурс балигъ булмаганнар эшләре буенча республика комиссиясе тарафыннан үткәрелә.

Конкурсны үткәрүнең төп максаты-балигъ булмаганнарның җәмәгать тәрбиячеләренә ярдәм итү һәм социаль куркыныч хәлдә яки авыр тормыш хәлендә калган балигъ булмаганнарны тәрбияләү өлкәсендә яңа методикалар тарату.

Җиңү белән котлыйбыз! Сезнең илһам һәм балаларга мәхәббәт ялкыны тирә-юньдәгеләрне алга таба да рухландырсын. Сезгә якты киләчәк һәм сезнең изге хезмәтегездә яңа казанышлар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International