Буада чыгарылыш сыйныф укучыларының әти-әниләре "БДИ тапшыру көне"акциясенә кушылды

2024 елның 22 марты, җомга

Бердәм дәүләт имтиханын уздыру пункты булган Буа шәһәренең 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә ата-аналар "Ата-аналар тарафыннан БДИ тапшыру көне" акциясе кысаларында тарих буенча БДИ тапшырдылар.

БДИга әзерлек барышында имтиханнарга килгән чыгарылыш сыйныф укучылары өчен  белемнәр генә түгел, ә дөрес психологик кәеф, үз көчләренә ышаныч та зур әһәмияткә ия. Монда да гаилә, ата-аналарның ролен артык дип бәяләп булмый. Шуңа күрә Рособрнадзор әлеге акцияне ата-аналар үзләрен сынау  имтиханында катнашып, имтихан кагыйдәләре һәм процедурасы белән танышып һәм аларны үз балаларына аңлата алсын өчен уйлап тапкан һәм гамәлгә ашырган.

Акция чыгарылыш сыйныф укучыларына һәм аларның ата-аналарына БДИга әзерлек белән бәйле артык психологик киеренкелекне киметергә, җәмәгатьчелекне имтихан процедурасы белән яхшырак таныштырырга ярдәм итәргә тиеш.

Бу акциядә Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов та катнашты. Үзенең тәэсирләре белән телеграмма-каналында уртаклаша: «Чыгарылыш сыйныф укучысы ролендә булдым, БДИ тапшырдым . Парталар артында бүген  ата-аналар һәм мин дә алар белән бергә идем. "Ата-аналар тарафыннан БДИ тапшыру көне" акциясе кысаларында тарих буенча үз белемнәремне тикшердем: атмосфера чын имтихандагы кебек! Чыннан да, дулкынландыргыч. имтихан тапшыру процессы җиңел түгел, аудиториядә киеренкелек сизелә.

Ата-аналар БДИның нәрсә икәнен һәм аның ничек үтүен яхшырак аңларга тиеш. Бу аларга балаларын имтиханга  әзерләргә һәм бу авыр чорда аларга булышырга ярдәм итәчәк.

Балаларга имтиханнарга тырышып әзерләнүләрен телим, иң мөһиме - имтихан вакытында тынычлыкны саклап калу. Балалар үзләрен тыныч хис итсеннәр һәм БДИны бик яхшы тапшырсыннар өчен ата-аналарга эмоциональ киеренкелек тудырмаска, алдан әзерләнергә һәм алдан ук мөмкин булганның барысын да эшләргә кирәк»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International