Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов хәрби комиссар Радик Төхвәтуллин белән бергә һәлак булган Александр Хлаповның гаиләсе белән очрашты.
Чара сугышчының туган мәктәбе диварларында узды. Ранис Камартдинов һәм Радик Төхфәтуллин Александр Хлапов гаиләсенә кайгы уртаклаштылар һәм бүләкне хатыны Иринага тапшырдылар. Хлапов Александр Иванович 2023 елның 1 апрелендә үз теләге белән махсус хәрби хезмәткә китә, ә 2023 елның 5 сентябрендә минометтан ату вакытында һәлак була.
Без һәрвакыт геройларыбызның батырлыгын истә тотачакбыз.