Һөнәри керемгә салым-ул яңа махсус салым режимы, аны 2019 елдан кулланырга мөмкин. Бу режим 10 ел дәвамында гамәлдә булачак. Әлегә ул Россиянең 23 төбәгендә кертелә.
Һөнәри керемгә салым-ул өстәмә салым түгел, ә яңа махсус салым режимы. Аңа ирекле рәвештә күчәргә мөмкин. Бу салым режимына күчмәгән салым түләүчеләрнең башка салым салу системаларын исәпкә алып, салымнарны түләргә бурычы кала.
Яңа махсус салым режимына (үзмәшгульләр) күчүче физик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр мөстәкыйль эшчәнлектән кергән керемнәрдән бары тик ташламалы ставка буенча гына — 4 яки 6% түли алачак. Бу бизнесны легаль рәвештә алып барырга һәм законсыз эшкуарлык эшчәнлеге өчен штраф алырга мөмкинлек бирәчәк.
Һөнәри керемгә салымның өстенлекләре.
ХИСАП ҺӘМ ДЕКЛАРАЦИЯ ТАПШЫРМАУ: декларацияне тапшырырга кирәкми. Керемнәрне исәпкә алу автомат рәвештә мобиль кушымтада алып барыла;
ЧЕК КУШЫМТАДА ФОРМАЛАШТЫРЫЛА: контроль-касса техникасын сатып алырга кирәк түгел. Чекны «Минем салым» мобиль кушымтасында формалаштырырга була;
ИМИНИЯТ КЕРТЕМНӘРЕН ТҮЛӘМӘСКӘ МӨМКИН: пенсия һәм медицина иминиятенә фиксацияле кертемнәр түләү бурычы юк;
ИП СТАТУССЫЗ ЭШЛӘҮ: шәхси эшмәкәр сыйфатында теркәлмичә генә эшләргә була. Керем кушымта белешмәсе белән раслана;
САЛЫМ ТОТЫП КАЛЫНГАН АКЧА БИРЕЛӘ: сумма вычет суммасы-
10000 сум. 4% ставка 3%кә кадәр, 6% ставка 4%кә кадәр кими. Исәпләү автомат рәвештә;
ТҮЛӘҮГӘ САЛЫМНЫ ИСӘПЛӘРГӘ КИРӘКМИ: салым автомат рәвештә кушымта аша исәпләнә. Түләү-киләсе айның 25 числосыннан да соңга калмыйча;
ОТЫШЛЫ САЛЫМ СТАВКАЛАРЫ: 4% — физик затлардан кергән табыш күләме. 6% - юридик затлардан һәм шәхси эшмәкәрләрдән кергән табыш күләме. Башка мәҗбүри түләүләр юк;
ИНТЕРНЕТ АША ГАДИ ТЕРКӘЛҮ: инспекциягә визитсыз теркәү: мобиль кушымтада, Россия Федераль салым хезмәте сайтында яки банк аша;
ХЕЗМӘТ КИЛЕШҮЕ БУЕНЧА БЕРЬЮЛЫ ЭШ АЛЫП БАРУ МӨМКИНЛЕГЕ: Хезмәт хакы салым исәпләгәндә исәпкә алынмый. Эш урынында хезмәт стажы өзелми;
САЛЫМ СТАВКАЛАРЫ: салым ставкасы акчаларны түләүчегә һөнәри керемгә салым түләүчегә кемнәргә күчерүенә бәйле (физик затлар белән исәпләгәндә, 4% , ИП һәм оешмалар белән исәпләгәндә, 6%).
Исәпләнгән барлык түләүләрне һәм түләүгә салымның беренчел суммасын кушымтада ай дәвамында теләсә кайсы вакытта күрергә мөмкин.
Салым режимы 10 ел дәвамында гамәлдә булачак. Бу чорда салым ставкалары үзгәрмәячәк.