Буада Халыкара Нәүрүз көне билгеләп үтелде

2024 елның 22 марты, җомга

Нәүрүз Иран һәм төрки халыкларда астрономик кояш календаре буенча яз килү бәйрәме. Нәүрүз табигатьнең һәм кешенең яңаруын, җаннарны чистартуны һәм яңа тормышның башлануын символлаштыра.

Буа шәһәренең Яшьләр паркында мәдәният хезмәткәрләре район халкы һәм кунаклары өчен бәйрәм концерты оештырганнар, шулай ук барысын да тәмле коймаклар, камыр ризыклары һәм самовар чәе белән сыйлаганнар.

Буа муниципаль районы башлыгы урынбасары Илдар Еремеев яз бәйрәме белән котлады. Ул халыкка шатлык, иминлек һәм  уңышлар теләде, шулай ук Нәүрүз бәйрәме традицияләрен саклауның һәм киләсе буыннарга тапшыруның мөһимлеген ассызыклады.

Нәүрүз-мәхәббәт, дуслык һәм бердәмлекнең мөһимлеген аңларга ярдәм итүче   матур  бәйрәм. Бәйрәм белән!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International