Һава торышының начарлануы турында кисәтү

2024 елның 26 марты, сишәмбе

Чәршәмбе, 27 мартта, циклон үзәге һәм аның тыл өлеше йогынтысында уртача һәм көчле явым – төшемнәр узачак - көнбатыш районнарда бу тәүлек эчендә 8-15 мм күләмендә, күбесенчә юеш кар һәм кар булачак; республиканың көнчыгышында- юеш карга күчеп баручы яңгыр, монда тәүлек дәвамында 20-25 мм яуарга мөмкин. Шулай ук төньяктан көчле җил 15-20 м/с, кыска вакытлы бураннар, явым-төшемнәр вакытында күз күреме  500-1000 метрга кадәр нчарланачак, урыны белән бозлы ятмалар булырга мөмкин. Һава температурасы төнлә -3..+2° тәшкил итәчәк, көндез 0дан +5°га кадәр. Юлларда көчле бозлавык, кар боткасы,  урыны белән кар  көртләре барлыкка килә.

Пәнҗешәмбе, 28 мартта, республикада һава торышы көнчыгышка киткән циклонның тыл өлеше йогынтысында формалашачак. Явым-төшем кар һәм юеш кар рәвешендә (тәүлегенә 3-8 мм) явачак, төньяк-көнбатыш җиле 15-18 м/с, кыска вакытлы бураннар һәм күз күреме начарланачак. Температура  төнлә -1..-6° тәшкил итәчәк һәм көндез -1..+4°

Киләсе 2 нче тәүлектә, 29-30 мартта, безнең районнарга югары басым йогынтысы таралачак җитди явым-төшем фаразланмый, төнлә -3..-8° көтелә, көндез +3..+8°.

26-28 март көннәрендә республикада явым-төшем күләме ТР көнбатышында айлык норманың 30-50 процентыннан алып республиканың көньяк һәм көнчыгыш районнарында 100 һәм аннан да күбрәк процентка кадәр тәшкил итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International