Ел саен төрле сәбәпләр аркасында суда меңләгән кеше батып үлә.
Алар арасында тәҗрибәле балыкчылар, нәзек бозда үз иминлекләрен санга сукмаучылар һәм ата-аналарының тыюын тыңламаган һәм куркыныч урынга эләккән балалар.
Иң куркынычларның берсе- боз эрегән вакыт.
Оттепель — повышение температуры атмосферы до положительных значений зимой или в начале весны в умеренных и высоких широтах Земли.
Кышкы боз эрегәннән соң тиз арада ныклыгын югалта. Эрегән вакытта боз йомшара, аксыл төскә керә.
Бу процесс яр буйларында бик тиз бара
Кар белән капланган боз тиз арада йомшак массага әверелә. Мондый вакытта аңа чыгу куркыныч кына түгел, ә катгый тыелган!
Бу вакытта боз тишекләнә, аның структурасы бозыла. Көчле агымлы урыннарда сөзәклекләр барлыкка килә. «Куркыныч төркемендә» - балыкчылар һәм балалар. Алар икесе дә, бозның эреүенә һәм куркынычсыз калынлыгына карамастан, сулыкларның өслегенә чыгалар һәм еш кына боз астына китәләр.
Район халкыннан боз өсләренә чыкмауларын сорыйбыз!