Буада «Тантана» республика театраль премиясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды

2024 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

27 мартта, театр көнендә, Буа дәүләт драма театрында «Тантана» («Триумф») республика театр премиясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды

Тантана премиясе театр сәнгатендә киң танылу алган күренекле иҗади һәм иҗтимагый казанышлары өчен театр эшлеклеләренә бирелә.

Популяр җырчы Салават Фәтхетдинов Г. Камал театрының элеккеге директоры Шамил Закиров истәлегенә булдырылган премияне Буа дәүләт драма театры директоры урынбасары Фәрит Садриевка тапшырды.

Борис Васильевның кискен сюжетлы повесте буенча Буа дәүләт драма театрының «А зори здесь тихие» спектакле «Актер ансамбле» номинациясендә «Тантана» премиясе белән бүләкләнде.

Буа дәүләт драма театры «Бердәм Россия» партиясенең «Кече Ватан мәдәнияте» проектының махсус призы белән бүләкләнде.

Буа драма театры коллективын котлыйбыз һәм алга таба иҗади уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International