Гадәттәгечә, 1 апрельдән Татарстан Республикасында санитар-экологик икеайлык башлана

2024 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

Буа муниципаль районы Башкарма комитеты карары нигезендә чараларны 1 апрельдән 31 майга кадәр уздыру планлаштырыла, ә 6 апрельдән 25 майга кадәр атна саен авыл җирлекләрендә һәм шәһәрдә беркетелгән территорияләрне чистарту һәм төзекләндерү буенча өмәләр узачак.

Исегезгә төшерәбез, чара территорияләрне санитар чистартуны тәэмин итү һәм аларны халыкның экологик һәм санитар-эпидемиологик куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирә торган хәлгә китерү максатларында игълан ителде. Торак пунктлар, шәһәр яны урманнары, су объектларының су саклау зоналары, автомобиль һәм тимер юллар бүлеп бирү полосалары, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге объектлар, халыкның күпләп ял итү урыннары, ял базалары, бакчачылык җәмгыятьләре территориясендә санкцияләнмәгән чүплекләрне бетерү мәсьәләләренә аерым игътибар биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International