1 апрельдә Татарстанда «Экояз - 2024» конкурсы башлана

2024 елның 29 марты, җомга

Татарстанда 1 апрельдән «Экояз - 2024» — традицион рәвештә санитар-экологик икеайлык белән берләштерелгән акция башлана. Ул 31 майга кадәр дәвам итәчәк.

Акциянең төп максаты-чисталык өчен актив көрәшчеләрне һәм иң яхшы экологик инициативалар авторларын ачыклау һәм бүләкләү. Җиңүчеләрне "Экоячрдәмче", "Экоберләшмә" "Экогаилә", "Экокоманда", "Экопартнерлар" һәм "Иң яхшы муниципаль берәмлек" номинацияләрендә игълан итәчәкләр.
Конкурс дәвамында катнашучылар марафон биремнәрен үтиләр, үтәлгән бирем турында мәгълүматны Вконтакте социаль челтәрендәге үз битендә бастыралар. Һәр атна ахырында үз язмаларына сылтамалар белән  хисаплар җибәрәләр.

Конкурс санитар-экологик икеайлык үткәрү чорында экологик марафон форматында үткәрелә:

На протяжении всего Конкурса участники выполняют задания марафона, информацию о выполненном задании публикуют на своей странице в социальной сети «Вконтакте». В конце каждой недели направляют отчеты с ссылками на свои публикации.

Конкурс проводится в период проведения санитарно-экологического двухмесячника в формате экологического марафона:

1 атна «Кошларга булыш»– (канатлы дусларыбыз өчен оялар һәм җимлекләр ясау);

2 атна «Без аерып җыю өчен» - (икенчел чималдан шәмнәр ясау буенча мастер-класслар үткәрү, макулатура җыю, иске киемнәрне җыю пунктларына тапшыру һ. б.);

3 атна «Синең гамәлләрең» (территорияләрне җыештыру буенча чаралар үткәрү);

4 атна «Үзгәрү» (чишмәләрне һәм аларга якын территорияләрне төзекләндерү);

5 атна «Тынычлык, хезмәт, май». (территорияләрне чистарту, территорияләрне төзекләндерү буенча чаралар һ. б.)

6 атна «Җиргә бакча бүләк ит» – (яшеллекләр утырту, 11 майда Бөтенроссия Урман утырту көне билгеләп үтелә);

7 атна «Хайваннар турында кайгырту» (хайваннар өчен приютларга ярдәм итү һ. б., 19 май Бөтендөнья юкка чыгу куркынычы астында булган төрләр көне билгеләп үтелә);.

8 атнада «Чиста су» (яр буе территорияләрен чистарту, 20 майда Идел  көне билгеләп үтелә).

"Экояз" 2024 республика конкурсын үткәрү буенча юл картасы.

Конкурс дәвамында катнашучылар марафон биремнәрен үтиләр (һәр атна аерым тематикага багышлана);

Үтәлгән бирем турында мәгълүматны катнашучылар ВКонтакте социаль челтәрендәге үз битләрендә бастыралар (конкурс уздырылган вакытта социаль челтәрдәге бит ачык булырга тиеш);

Катнашучылар  хисап формасы буенча сылтамаларны күрсәтеп отчет төзиләр;

Һәр атна ахырында оештыручының электрон адресына  хиспалар җибәрәләр Eco.pros@tatar.ru;

Эшләр 2024 елның 1 апреленнән 26 маена кадәр кабул ителә, һәр тематик чара өчен катнашучыга 2 балл бирелә, атна тематикасына туры килмәгән һәр чара өчен 1 балл. Үткәрелгән чаралар саны чикләнмәгән.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International