Ул "Чикләрне саклау" дип атала һәм Буаның туган якны өйрәнү музеенда эшли.
Бу күргәзмә экспозициясе кунакларны чик буе гаскәрләренең мөһим тарихы турында сөйли, чик саклауга бәйле иң әһәмиятле вакыйгаларны, геройларны һәм батырлыкларны тәкъдим итә. Аның экспонатлары арасында төрле кораллар, элемтә чаралары һәм чик сакчыларының хәрби формасы бар. «Чикләрне саклау» мобиль музей-күргәзмәсе проекты 2022 елда Татарстан Республикасы тарафыннан гражданлык җәмгыятен үстерүгә бирелгән грант хисабына финанслана.
Күргәзмә Буа музеенда 5 апрельгә кадәр булачак.