Гараж амнистиясе гамәлдә булган вакытта Татарстан территориясендә әлеге закон буенча 15 меңгә якын гараж һәм алар астында җир кишәрлекләре рәсмиләштерелгән. Гараж амнистиясе беренче ел гына гамәлдә булмаса да, татарстанлылардан аны гамәлгә ашыру буенча сораулар даими килә. Аларга Татарстан Росреестры экспертлары җавап бирә.
Металл гаражны милеккә рәсмиләштереп буламы?
-Әгәр гараж аны күчемсез милеккә кертергә мөмкинлек бирүче билгеләргә җавап бирмәсә, мондый гараж капиталь булмаган (күчемле милек) дип саналачак. Капиталь булмаган гаражга хокуклар теркәлми. Күчемсез милек объектының нигезе, стеналары һәм түбәсе булырга тиеш. Гараж кирпеч, бетон плитәләр һ. б. кебек капиталь төзелеш өчен кулланылган төзелеш материалларыннан ясалырга тиеш.
Әгәр дә гараж мирас итеп алынмаса, варис гараж амнистиясеннән файдаланырга хокуклымы?
-137-ФЗ номерлы законның 3.7 статьясында каралган тәртиптә дәүләт яки муниципаль милектә булган җир кишәрлеге әлеге статьяда күрсәтелгән гражданның варисына бирелергә мөмкин. Бу очракта җир кишәрлеге бирү өчен мондый варис тарафыннан әлеге статьяда каралган мирас бирүче документлары тапшырылырга тиеш, ягъни гаражга кагылышлы барлык документлар: белешмәләр, карарлар, техник тасвирламалар, гараж кооперативы карарлары, шулай ук мондый варисның әлеге гражданның милкен мирас итеп алуын раслаучы мирас хокукы турында таныклык. Шул ук вакытта мондый таныклыкта гаражның төгәл тасвирламасы булмаска мөмкин, әмма мондый таныклыкның булуы үзе үк җир участогына һәм гаражга хокукларны рәсмиләштерү өчен нигез булып тора.