Буада Буа муниципаль районы Башлыгы Кубогына Шаяннар һәм тапкырлар клубының мәктәп лигасы узды

2024 елның 3 апреле, чәршәмбе

Буаның мәдәни үсеш үзәгендә Буа муниципаль районы Башлыгы Кубогына Шаяннар һәм тапкырлар клубының мәктәп лигасы узды. Мондый уеннар районда традицион булып китте.

Агымдагы елда уенның темасы Татарстан Республикасында Гаилә елы кысаларында «Әтиләр һәм балалар» булды .

Җиңү өчен Буа районы мәктәпләре командалары көрәште: 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Родные на все 100», 2 нче лицейның «Юморные», лицей-интернатның «Движ-Париж», М. Вахитов гимназиясенең «Чебурашки», Р.З. Сәгъдиев исемендәге мәктәпнең «Папа так сказал», 5 нче гимназиянең «Алтын баласы», Кият урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Забияки».

- Бу сәхнәдә бик күп актив яшьләрне күрү рәхәт, алар, һичшиксез, бүген безгә искиткеч кәеф бүләк итәчәкләр, безне  матур  номерлар һәм мәгънәле мәзәкләр белән сөендерәчәкләр. Мин ышанам, барлык командалар да яхшы әзерләнгәндер дип, чөнки сез командада эшли беләсез, иҗади карашыгыз көчле. Фестивальдә катнашучыларга ШТК интеллектуаль уенының кызыклы ярышында яңа җиңүләр телим. Командаларга уңышлар  һәм иң көчлесе җиңсен!» - дип катнашучыларны Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов сәламләде.
Жюри әгъзалары катнашучыларның югары әзерлек дәрәҗәсен билгеләп үттеләр. Уеннар нәтиҗәләре буенча беренче урынны «Папа  так сказал» командасы алды, Гран-прига «Родные на все 100» командасы ия булды. Барлык командалар дипломнар һәм акчалата сертификатлар алды.

Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International