Бүген Буа районы якташыбыз Хәйруллин Радик Фатыйх улы белән хушлашты

2024 елның 3 апреле, чәршәмбе

Бүген Буа районы махсус хәрби операциядә хәрби бурычларны үтәгәндә һәлак булган якташы Хәйруллин Радик Фатыйх улы белән хушлашты.

Ул 2023 елның октябрендә Ватанны якларга теләк белдерә һәм контракт төзи. Сугышчының әти-әнисе күптән исән түгел, әмма аның кайтуын балалары көтә: кызы Әминә һәм улы Артур.

Матәм митингы Буа шәһәренең үзәк мәйданында узды. Якыннары, район халкы, предприятие, оешма вәкилләре бүген батыр сугышчы белән хушлашырга килделәр. Район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗанов туганнарының кайгысын уртаклашты.

Геройның истәлеге мәңгелек! Туганнарының һәм якыннарының чын күңелдән кайгысын уртаклашабыз...

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International