Буада җирле эшкуарларның Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Аппараты вәкилләре - " Бизнес против коррупции " проектлары җитәкчесе Рàния Шәрәфиева һәм Вәкаләтле вәкилнең җәмәгать кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Евгений Безроднов белән очрашуы узды.
Очрашуда шулай ук район башлыгы Ранис Камартдинов катнашты.
Шәхси кабул итүгә КУЭның берничә вәкиле мөрәҗәгать итте, алар үз сорауларын биреп, аларга компетентлы җавап ала алдылар.