Андреева Анастасия - «Татар сүзе» нәфис сүз конкурсында җиңүче

2024 елның 5 апреле, җомга

2024 елның 4 апрелендә Казанның «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә «Татар сүзе» нәфис сүзнең дүртенче халыкара телевизион конкурсының Гала-концерты узды.

Чараның төп оештыручылары — «Татарстан — Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе, Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның татар телен һәм туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы комиссиясе.

 

Буа районының 9 сыйныф укучысы Андреева Анастасия катнашты. Ул 1 урынны  алды, 30000 сумлык сертификат белән бүләкләнде.

Анастасияне җиңүе белән котлыйбыз! Алга таба уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International