2024 елның 8 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның көндәлек оператив фаразы

2024 елның 7 апреле, якшәмбе

8 апрель төнендә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән: томан;  бозлавык; юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килү көтелә.

Казан буенча:

Болытлы, төнлә аязучан. Бераз яңгыр.

Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан,  бераз бозлавык.

Җил төньяк-көнбатыштан көньяк-көнбатышка 6-11 м/с күчә.

Төнлә һаваның минималь температурасы -1..+1˚.

Көндез һаваның максималь температурасы +9..+11˚.

Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин.

Идел буе һәм Көнбатыш Кама алды (Кайбыч, Югары Ослан, Апас, Кама Тамагы, Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Яшел Үзән, Биектау, Лаеш, Питрәч, Әтнә, Арча, Балтач, Саба, Теләче, Балык Бистәсе, Кукмара, Мамадыш муниципаль районнары) буенча:

Болытлы, төнлә аязучан.

Төнлә урыны белән яңгыр һәм  юеш кар рәвешендә бераз явым-төшем була.

Көндез кечкенә, урыны белән уртача яңгыр.

Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан,  бераз бозлавык.

Җил төньяк-көнбатыштан көньяк-көнбатышка 6-11 м/с, көндез урыны белән 14 м/с кадәр.

Төнлә һаваның минималь температурасы -1..+4˚.

Көндез һаваның максималь температурасы +6..+11˚, урыны белән +15˚ кадәр.

Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International