Ранис Камартдинов район кырларын карады

2024 елның 8 апреле, дүшәмбе

Якшәмбе көнне Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ранис Габитов белән берлектә басуларны әйләнеп чыктылар, хуҗалыкларның эше белән таныштылар. Шулай итеп, "Авангард" ҖЧҖдә күпьеллык үләннәрне тукландыру башланды. "Таң"да уҗымнарны тукландыруга керешергә планлаштыралар. Шулай ук хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләре белән язгы кыр эшләре буенча планнар турында фикер алыштылар.

"Районда 16 мең гектар уҗым чәчелгән. Культуралар кыры  матур күренә һәм аларны экспертлар яхшы дип бәяли. Уңай шартлар уңыш җыюга кадәр дәвам итәр дип өметләнәбез", - дип уртаклашты социаль челтәрләрдә район башлыгы. Ул шулай ук аграрийларга нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм район кырларында алып барган мөһим эшләре өчен рәхмәт белдерде.

Һава торышы яхшы булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International