17 апрельдә Татарстан Республикасы территориясендә урыннарда:
- төнлә һәм иртән томан;
-көндез көчле көньяк җиле 15-18 м/с (һәм Казан шәһәрендә).
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе:
Томан вакытында:
Әгәр дә сез табигатьтә томанның куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Автомобильдә томан эчендә хәрәкәт иткәндә узып китүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Шунысын да истә тотарга кирәк, томан ераклыкны урлый гадәти араны арттыру, тизлекне киметү максатка ярашлы.
Кинәт тормозлаудан сакланырга кирәк: туктау кирәк булганда тизлекне җайлы киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басыгыз, шуның белән артыгызда хәрәкәт итүче машина йөртүчеләргә кисәтүче сигнал бирегез.
Мөмкин булса, сәяхәтләрдән сакланыгыз, табигатьтә озак йөрүдән баш тартыгыз.