Аномаль эссе һава торышы турында кисәтү! 2024 елның 18-23 апрелендә Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек температурасы нормадан 9-15° югарырак булган аномаль эссе һава торышы көтелә. Бу чорда һаваның максималь температурасы 19-27°тәшкил итәчәк.
19 апрель иртәсендә, көндез һәм кич белән Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре территориясендә урыны белән 15-20 м/с көчле көньяк җиле көтелә.
Казан буенча:
Аязучан болытлы. Явым-төшемсез.
Җил көньяк, көньяк-көнчыгыш 8-13 м/с, иртән, көндез урыны белән 15-20 м/с.
Төнлә минималь һава температурасы +11..+13˚.
Көндез һаваның максималь температурасы +23..+25˚.
Идел буе һәм Көнбатыш Кама алды (Кайбыч, Югары Ослан, Апас, Кама Тамагы, Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Яшел Үзән, Биектау, Лаеш, Питрәч, Әтнә, Арча, Балтач, Саба, Теләче, Балык Бистәсе, Кукмара, Мамадыш муниципаль районнары) буенча:
Аязучан болытлы.
Төнлә урыны белән бераз яңгыр ява. Көндез явым-төшемсез.
Җил көньяк, көньяк-көнчыгыш 8-13 м/с, иртән, көндез урыны белән 15-20 м/с.
Төнлә минималь һава температурасы +11..+14˚.
Көндез һаваның максималь температурасы +22..+25˚.