Татарстан Республикасында «Макулатура тапшыр-агачны коткар» Бөтенроссия эко марафоны старт алды www.подари-дерево.рф.
Буа районында әлеге акция 6 майда узачак.
Акция Татарстан Республикасы районнары һәм шәһәрләре арасында ярышлар рәвешендә үтә. Акциянең төп бурычы-кешеләрнең игътибарын ресурсларны саклауга җәлеп итү, табигый ресурсларны куллануның исрафлылыгы турында уйланырга мәҗбүр итү, шулай ук калдыкларны икенчел эшкәртүне үстерүгә өлеш кертү.
Акциядә катнашучыларның барысы да рәхмәт хатлары, ә иң нәтиҗәлеләре акчалата премияләр белән бүләкләнәчәк. Бер яки берничә оешма бер җыю ноктасында 1 000 килограммнан артык авырлыктагы макулатура җыйса, 1 кг. өчен 1 сум күләмендә акчалата премияләр түләнә.
Без Татарстан Республикасының барлык торак пунктларындагы барлык уку йортларын, иҗтимагый оешмаларны, предприятиеләрне, компанияләрне һәм башка учреждениеләрне катнашырга чакырабыз. Моның өчен кирәкмәгән макулатура җыярга кирәк (бер урында 300 килограммнан артык макулатура җыярга кирәк - бу 120 см биеклектәге 6 өем А4 кәгазе яки әдәби кыйммәте булмаган 850 гә якын китап), аннан соң гаризаны акциянең рәсми сайтында калдырырга.РФ яки www.Sdai-Bumagu.co