19 апрель кичендә, 20 апрель төнендә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшен һәм көчле көньяк-көнбатыш җиле көтелә, 15-17 м/с тизлектә.
19 апрель кичендә Казан шәһәрендә урыны белән яшен һәм көчле көньяк-көнбатыш җиле 15 м/с кадәр
Казан буенча:
Үзгәрешле болытлылык.
Төнлә кыска вакытлы яңгыр, урыны белән яшен.
Көндез явым-төшемсез.
Җил көньяк-көнбатыш, көнбатыштан 6-11 м/с, төнлә урыны белән 15 м/с кадәр.
Төнлә минималь һава температурасы +11..+13˚.
Көндез һаваның максималь температурасы +18..+20˚.
Идел буе һәм Көнбатыш Кама алды (Кайбыч, Югары Ослан, Апас, Кама Тамагы, Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Яшел Үзән, Биектау, Лаеш, Питрәч, Әтнә, Арча, Балтач, Саба, Теләче, Балык Бистәсе, Кукмара, Мамадыш муниципаль районнары) буенча:
Үзгәрешле болытлылык.
Төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен.
Көндез явым-төшемсез.
Җил көньяк-көнбатыш, көнбатыш 6-11 м/с, төнлә урыны белән 15-17 м/с кадәр.
Төнлә минималь һава температурасы +11..+14˚.
Көндез һаваның максималь температурасы +17..+20˚.