2024 елның 23 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның көндәлек оператив фаразы

2024 елның 22 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре территориясендә 2024 елның 22 апрелендә 16 сәгатьтән 23 апрелендә 22 сәгатькә кадәр урыннарда яшен һәм көчле җил 15-20 м/с көтелә; 23 апрельдә көндез һәм кич локаль яңгырлар, боз, җил 23 м/с кадәр.

Казан буенча:

Аязучан болытлы.

Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, көндез локаль яңгырлар һәм боз.

Җил көньяк-көнчыгыш, төньяк-көнбатышка күчү белән 7-12 м/с, урыны белән кыска вакытлы көчәюләр 1520 м/с ка кадәр, көндез локаль рәвештә 23 м/с.

Төнлә минималь һава температурасы +12..+14˚.

Көндез һаваның максималь температурасы +20..+22˚.

Идел буе һәм Көнбатыш Кама алды (Кайбыч, Югары Ослан, Апас, Кама Тамагы, Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Яшел Үзән, Биектау, Лаеш, Питрәч, Әтнә, Арча, Балтач, Саба, Теләче, Балык Бистәсе, Кукмара, Мамадыш муниципаль районнары) буенча:

Аязучан болытлы.

Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, яшен, көндез локаль яңгырлар һәм боз.

Җил көньяк-көнчыгыш, төньяк-көнбатышка күчү 7-12 м/с, урыны белән кыска вакытлы көчәя 15-20 м/с ка кадәр, көндез локаль рәвештә 23 м/с.

Төнлә минималь һава температурасы +11..+14˚.

Көндез һаваның максималь температурасы +17..+22˚.

-

2024 елның 18-23 апрелендә Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек температурасы нормадан 9-15° югарырак булган аномаль эссе һава торышы көтелә. Бу чорда һаваның максималь температурасы 19-28°тәшкил итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International