24 апрельдә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көчле төньяк-көнбатыш җиле көтелә

2024 елның 23 апреле, сишәмбе

2024 елның 23 апрелендә 15 сәгатьтән 24 апрелендә 02 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшен, кыска вакытлы җилнең көчәйүе 15-20 м/с, локаль рәвештә 24 м/ска кадәр көчәюе көтелә, көчле яңгыр, боз яву көтелә (Казан шәһәрендә 23 апрельдә 17 сәгатьтән 21 сәгатькә кадәр).

24 апрель көнне көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән 15-20 м/с көчле төньяк-көнбатыш җиле көтелә.

Электр белән тәэмин итү системаларында электр линияләренә һәм элемтә линияләренә зыян килү (өзелү), ныгытылмаган, киң форматлы конструкцияләр һәм манаралы краннар җимерелү, иске агачлар аву белән бәйле аварияләр куркынычы югары; автотранспорт хәрәкәте кыенлашу, республика автомобиль юлларында юл-транспорт һәлакәтләре саны арту, авиация һәм тимер юл транспортындагы һәлакәтләр белән бәйле куркынычлар югары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International