2024 елның 27 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның көндәлек оператив фаразы

2024 елның 26 апреле, җомга

27 апрельдә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән:

- көндез һәм кичен көньяк-көнбатыштан  15-20 м/с  көчле җил (Казан шәһәрендә 18 м/с);

- көн азагында һәм кич белән республиканың көнбатыш районнарында яшенле яңгыр.

 

Казан буенча:

Аязучан болытлы.

Явым-төшемсез; көн ахырында һәм кич урыны белән бераз яңгыр, яшен булырга мөмкин.

Җил көньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка күчү белән 7-12 м/с, көндез урыны белән 15-18 м/с кадәр.

Төнлә минималь һава температурасы +13..+15˚.

Көндез һаваның максималь температурасы +26..+28˚.

 

Идел буе һәм Көнбатыш Кама алды (Кайбыч, Югары Ослан, Апас, Кама Тамагы, Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Яшел Үзән, Биектау, Лаеш, Питрәч, Әтнә, Арча, Балтач, Саба, Теләче, Балык Бистәсе, Кукмара, Мамадыш муниципаль районнары) буенча:

Аязучан болытлы.

Явым-төшемсез; көн ахырында һәм кич урыны белән бераз яңгыр, яшен булырга мөмкин.

Җил көньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка күчү белән 7-12 м/с, көндез урыны белән 15-20 м/с кадәр.

Төнлә минималь һава температурасы +13..+16˚.

Көндез һаваның максималь температурасы +26..+30˚.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International