Буа районы башлыгы Ранис Камартдиновның 1 Май белән котлавы

2024 елның 1 мае, чәршәмбе

Хөрмәтле буалылар!

Сезне Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән  чын күңелдән котлыйм.

Беренче май традицион рәвештә язның килүе, табигатьнең яңаруы, кояш, җылылык һәм яктылык белән бәйле. Яз-кешеләрнең тормышын үзгәртә торган, оптимизм, өмет һәм үз көчләренә ышану өчен яңа этәргеч бирә торган  хезмәт вакыты.

Буалылар бу бәйрәмне күтәренке кәефтә каршы алалар. Бүген басуларда бөртекле культуралар һәм шикәр чөгендере чәчелә-игенчеләр быелгы уңышка ышанычлы нигез салалар.

Җитештерү күләме авыл хуҗалыгының башка тармакларында, сәнәгатьтә дә үсә. Масштаблы социаль программалар уңышлы тормышка ашырыла. Уртак хезмәт, уртак казанышлар, уңышлар һәм перспективалар болар барысы да иртәгәсе көнгә ышаныч бирә.

Хөрмәтле район халкы! Хезмәт сезгә канәгатьлек һәм муллык китерсен, туган ягыбыз Буа җирендә тормышыгызны кадерлерәк һәм матуррак итсен! Һәр гаиләгә иминлек, бәхет, тынычлык, шатлык телим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International