Буа районында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү уңаеннан «Девятиселья» Кубогына футбол буенча турнир узды

2024 елның 2 мае, пәнҗешәмбе

Шәмәк  авылында ир-атлар командалары арасында турнир узды. Турнир 28 тапкыр үткәрелә, икенче ел-МХО  катнашучыларына ярдәм итү өчен. Турнирда Шәмәк,  Боерган, Әлши, Чуваш Киштәге, Яңа Мәртле, Иске Борындык командалары катнашты.

Ачылышта Буа башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗанов, Казан шәһәренең Буа якташлыгы җитәкчесе Ирек Закиров, Ульяновск өлкәсе һәм Чувашия Республикасы вәкилләре катнашты. Икенче ел инде турнир махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү өчен уза.

Турнир нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:

1 урын-Шәмәк

2 урын- Боерган

3 урын-Әлши

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International