Буа районында мөнәҗәтләрнең төбәкара фестивале узды

2024 елның 2 мае, пәнҗешәмбе

Буа районының Исак авылында бишенче тапкыр төбәкара мөнәҗәтләр фестивале узды.

Фестиваль 6 яшьтән 84 яшькә кадәрге катнашучыларны җыйды.

Сәламләү сүзе белән Буа муниципаль районы мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов, Буа районы башлыгы урынбасары Илдар Еремеев, Казан шәһәрендәге «Буа якташлыгы» президенты Ирек Закиров чыгыш ясады.

Мәчеттә көне буе диярлек дини җырлар яңгырады. Чыгыш ясаучылар билгеләп үткәнчә, әлеге фестиваль татар халкының гореф-гадәтләрен саклауга зур өлеш кертә.

Чарада катнашучыларның һәрберсе дипломнар һәм бүләкләр алды. Ирек Закиров фестивальнең ел саен узачагын билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International